12 нче апрель көнне Җәлил бистәсенең Мәдәният йорты сәхнәсендә Җәлил бистәсе предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында «Талантлар фестивале» иҗади конкурсының гала-концерты узды. Катнашучылар иң яхшы номерлар белән чыгыш ясаганнан соң, конкурска йомгак ясалды. «Җәлил гимназиясе» коллективы «Хореография» һәм «Оригиналь жанр» номинацияләрендә I дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. Моннан тыш, гимназия коллективы «Вокал хатын-кызлар», «Иң яхшы конферансье» һәм «Музыка коралларында уйнау» номинацияләрендә дә дипломнар белән бүләкләнде. Кадерле коллегалар, сезгә яңа иҗади уңышлар, якты идеяләр һәм чыгышлар телибез!