Э. С. Гобәйдуллин: "Сезнең хезмәтегез, катлаулы бурычларны көндәлек хәл итүләре өчен рәхмәт белдерәм һәм конкурсларда катнашырга омтылуыгызны хуплыйм!"

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

11 нче апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр», ел саен үткәрелә торган республика конкурслары нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

Бүләкләү тантанасында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы,  Тимур Дамир улы Әхмәтвәлиев – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары катнашты.

2006 елдан башлап конкурслар җирле үзидарә органнарының абруен ныгытуга зур өлеш кертә.  Елдан-ел «көндәшлек» көчәя һәм анда катнашырга теләүчеләр саны арта бара. Мәсәлән, быел гаризалар саны узган ел белән чагыштырганда 49%ка арткан. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җибәрелә торган эшләрнең сыйфаты профессиональ рәвештә арта бара, бу хакта бүләкләү тантанасы барышында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин хәбәр итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International