Сарманда алкогольле продукцияне законсыз җитештерү һәм әйләнештә йөртүне кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүген, 17 апрель көнне Сарманда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашында Этил спиртын һәм алкогольле продукцияне законсыз җитештерү, әйләнештә йөртүне кисәтү һәм булдырмау буенча бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова чыгыш ясады.

Түбән Кама территориаль бүлеге тарафыннан үткәрелә торган чаралар турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Ришат Нәфыйков мәгълүмат бирде.

"2019 нчы елның 3 нче аенда алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше фактларына чик кую буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең эш нәтиҗәләре турында" гы өченче мәсьәлә буенча сүз Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Сарман районы буенча бүлеге начальнигы Газинур Мортазинга бирелде.

Утырыш ахырында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов муниципаль районның ведомствоара комиссиясе эшенә бәя бирде һәм җирле үзидарә органнары, хокук саклау органнары вәкилләре белән бергә актив эш алып баруны теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International