Районара фәнни-гамәли конференция узды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүген 17 апрель көнне Җәлил беренче урта мәктәбе базасында укучылар һәм педагоглар өчен "Җәлилнефть" идарәсенең 60 еллыгына, Җәлил поселогының 55 еллыгына багышланган районара фәнни-гамәли конференция узды. Конференция "Тарихи-туган якны өйрәнү"," Әдәби (рус һәм татар филологиясе), "Табигый-фәнни һәм фәнни-техник " һәм педагоглар өчен түгәрәк өстәл юнәлешләре буенча секцияләрдә алып барылды. Конференциягә мөхтәрәм кунаклар, танылган шәхесләр, Җәлил беренче урта мәктәбен тәмамлаучылар чакырылган иде.

Фәнни-гамәли конференциядә җиңүчеләргә, призерларга Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге дипломнары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International