2019 нчы елның 17 нче апрелендә «Сарман» кинотеатрында Сарман муниципаль районының спорт коллегиясе утырышы узды, аның кысаларында 2018 елдагы эшкә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар турында фикер алыштылар.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А. Ф., Совет аппараты җитәкчесе Вәлиев Ф. А., яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гаделшин И. Р., спорт оешмалары директорлары, тренерлар-инструкторлар, методистлар катнашты. Шулай ук район учреждениеләре вәкилләре дә бар иде.
Утырышны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гаделшин И. Р. ачты.
Һәр спорт мәктәбе һәм сәламәтләндерү комплексы 2018 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, 2019 елга планнар белән таныштырдылар, шулай ук проблемалар күтәрелде.
Утырыш барышында Башкарма комитетның инфраструктур үсеш вәкиле 2019-2020 елларда төзеләчәк яңа спорт объектлары турында мәгълүмат бирде.
Йомгаклау сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А. Ф. гомуми нәтиҗәләр ясады, бурычлар куйды һәм алдагы эшчәнлектә хәл ителергә тиешле проблемаларны билгеләп үтте.