Сарман районы “Шәфкать” үзәгендә “Хезмәт урынында гимнастика” программасы гамәлгә керде

2019 елның 19 апреле, җомга

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре арасында Татарстан Республикасында эшкә яраклы яшьтәге хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклауны дәүләти җайга салу чаралары программасын гамәлгә кертү максатыннан “Хезмәт урынында гимнастика” программасы эшли башлады.

     Программаның  бурычы - организмны эшкә керешүгә әзерләү, эшкә сәләтлелеген арттыру, организмга әйләнә-тирә мохит факторларының тискәре йогынтысын киметү. Гимнастика эш урынында кирәкле дәрәҗәдә көн буе эшли алу сәләтен тәэмин итә, мускулларны җылыта, буыннарның хәрәкәтен арттыра, талчыгуны  киметә.  Хезмәткәрләр 5-7 минут эчендә башкарган гади генә 7-8 күнегү хезмәткәргә нерв системасын тәртипкә китерергә, гадәти эш ритмына тизрәк  кереп китәргә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International