Бөтероссия “Библиотөн-2019” акциясе

2019 елның 19 апреле, җомга

18 нче апрель көнне Сарман  үзәк китапханәсендә “Весь мир- театр” исеме астында Бөтероссия “Библиотөн-2019” акциясе үткәрелде. Библиотөн кысаларында үткәрелгән барлык чаралар театр тормышы белән бәйле булды.Иң элек библиотөн кунаклары китапханәнең “Книгостайл” могҗизалар бүлмәсендә ком анимациясе буенча мастер-класста катнаштылар.  Могҗизалар бүлмәсендә мастер-класс үтсә, китапханәнең уку залы театраль бүлмәгә әверелде. Һәр катнашучы  театраль  фотозонада  фотога төште.

Акция “Могҗизалар кыры” уены белән дәвам итте. Дүрт  турдан торган  әлеге уенда  актив китап укучыларыбыз катнашты. Беренче, икенче турда  төрле профессия  вәкилләре катнашса, калган ике турда Сарман урта мәктәбе һәм Сарман гимназиясе укучылары көч сынашты.Сораулар катлаулы булса да, уенчыларыбыз җавапларны тиз таптылар. Уен барышында катнашучылар җырлар җырлап, үзләре иҗат иткән шигырьләр укып  тамашачыларны   шаккаттырдылар, елаттылар да, елмайттылар да. Китапханәчеләр  Р.Вәлиевнең «И машина, машина, җитте минем башыма»  пьесасыннан өзек сәхнәләштерделәр. Җиңүче булып  җирле шагыйрә Айсылу Кәлимуллина  калды.

Сарманда үткән “Библиотөн-2019” бик күңелле һәм мавыктыргыч булды. Әлеге акциядә катнашкан һәркемгә  зур рәхмәт белдерәбез һәм яңа очрашуларда көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International