2019 елның 20 апрелендә Җәлил шәһәр тибындагы поселогында гомуми җирлек шимбә өмәсе узды, анда оешма, предприятие һәм учреждениеләр коллективлары катнашты.
Өмәдә катнашучылар чүп-чарны җыйдылар, коры үлән һәм яфракларны җыештырдылар.
Искиткеч һава торышы күтәренке кәеф һәм хезмәткә сәләтле булу мөмкинлеге бирде. Өмәдә катнашучылар үзләренең үрнәкләрендә коллектив эше вакытында әйләнә-тирәлеккә сакчыл һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштырылуын күрсәттеләр.
Әлеге чараның үзенчәлеге-бөтен коллектив әгъзаларының актив катнашуы. Чөнки өмә-территорияне җыештыру гына түгел, аралашу да, яхшы кәеф тә, уңай эмоцияләр дә.
Шимбә өмәсе бик җанлы һәм актив узды, барысы да үз туган табигатен карарга теләк һәм дәрт белән тулы иде, чөнки табигать, әйләнә — тирә дөнья-ул безнең йортыбыз бит. Һәм без анда чисталык һәм тәртип сакларга тиеш.
Барлык катнашучыларга да рәхмәт.