Җәлил бистәсеннән Айсылу Хәбибуллина( Җәлил икенче урта мәктәбе укучысы) (җитәкчесе Гөлия Шигабеева - Җәлил мәдәният йорты) вокал-соло номинациясендә "Созвездие Йолдызлык" фестиваленең супер финалында катнашып җиңү яулады. Ул фестивальнең иң югары баскычы булган КРК "Пирамида" га гала-концертка чакырылды.