19 апрельдә Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм концертына безнең районнан «Шушы яктан, шушы туфрактан без " җыры белән Динә һәм Дилә Кыямовлар чакырылган иде. Вокал-хореография композициясендә Нурлат шәһәренең «Эсперансо» бию ансамбле, атказанган артистлар Марат Галимов һәм Рәсим Фасихов катнашты. Әлеге чарада шулай ук безнең район горурлыгы КФУ студенты Рамилә Зиннәтуллина «Сәйдәш» вокаль ансамбле белән дә катнашты.