22 нче апрель көнне район мәдәният йортында X районкүләм «Җырлы балачак илендә» бәйгесенең авыл балалары арасында гала-концерты булып узды. Балаларны муниципаль район башлыгы урынбасары Г.Р.Гараева, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Г.Г.Латыпова, район яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе И.Р. Гаделшин котладылар һәм дипломнар тапшырдылар.