17 апрель көнне Мөслим районы Иске Карамалы авылы мәдәният йортында Мөслим районының күренекле шәхесе, шагыйрь Харрас Әюпның истәлегенә багышланган районара шигырь язучылар бәйгесе үтте. Чарада Сарман районы делегациясе дә катнашты. “Үзәкләштерелгән китапханә”дән Алсу Нариманова, Альфира Хаҗиева, Зилә Садыкова, “Үзәкләштерелгән клублар системасы”ннан Рәйсә Камалиева, Закирова Алинә һәм Саклаубаш авылында яшәп, шигырьләр иҗат итүче Резидә Сәхапова үзләре язган һәм әлегә бер кайда да бастырылмаган шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Рәйсә Камалиева исә үзе иҗат иткән җыр белән “Кеше китә, җыры кала” номинациясендә дә катнашты. Катнашучылар, уңышлы чыгыш ясап, диплом, грамота, рәхмәт хатлары һәм бүләкләр алдылар.
Чарада Харрас Әюпның гаиләсе, туганнары, Мөслим районы язучылары, шагыйрьләре һәм шигырь сөючеләр килгән иде. Бәйге бик җылы һәм эчтәлекле булды. Ул иҗат белән шөгыльләнүчеләр өчен тагын да матуррак шигырьләр язарга бер этәргеч булыр дип ышанып калабыз.