Мәдәният яңалыклары

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

24 нче апрель көнне «Сарман» кинотеатрында армия сафларына алынучы егетләрне озату кичәсе булып узды. Кичәне район башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А.Ф. башлап җибәрде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сахипова И.Р., Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Гасанов Д.Г., дин әһелләре – Илнур хәзрәт, район ветераннар Советы рәисе Миннегулов Н.М., яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гаделшин И.Р., Сарман районы буенча Әфганчыларның ветераннар Советы рәисе Якупов Р.М., Чечня сугышы ветераннары Советы рәисе Исламов Р.З., ДОСААФ региональ иҗтимагый дәүләт берләшмәсенең Сарман җирле үзидарә оешмасы Советы рәисе Хазиев А.М. егетләргә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Кичә мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән җыр-биюләр белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International