Шәhәр тибындагы Җәлил поселегы " Ветераннар Паркы"нда өмә.

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

23 апрельдә Җәлил бистәсенең төрле иҗтимагый ветераннар берләшмәләре вәкилләре бистәне җыештыру буенча өмә үткәрделәр. Активист ветераннар "Ветераннар Паркы"н тәртипкә китерделәр. Перчаткалар,кисточкалар, тырмалар һәм капчыклар белән коралланып, өлкән буын вәкилләре территорияне чүп-чардан һәм былтыргы яфраклардан чистарттылар, агач кәүсәләрен агарттылар, коймаларны буядылар. Барысы да язгы күтәренке кәеф белән, парк территориясен чиста һәм матур итү теләге белән эшләделәр, чөнки парк - ул халыкның, шул исәптән ветераннарның үзләре өчен дә ял итү урыны булып тора.Үз үрнәкләрендә алар барлык яшь буын вәкилләренә урам җыештыру –ничә яшь булуга карамастан һәр гражданның бурычы булуын күрсәттеләр.

Хезмәт бәйрәме саф һавада бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

Җәлил бистәсе Советы һәм Башкарма комитеты өмәдә катнашкан өчен бистә ветераннарына зур рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International