22 апрель көнне Сарман муниципаль районы мәдәният йортында Җирле үзидарә көне билгеләп үтелде. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен, өлкә ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады. Бу көнне алдынгы хезмәткәрләр Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.