26 апрель көнне Сарман авылының үзәк урамында Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан «Георгий тасмасы – Җиңү символы»акциясе узды. Сарман гимназиясенең «Форпост» отряды активистлары машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә Бөек Җиңү турында хәтер һәм дөньяны фашизмнан азат иткән ветераннарга мәңгелек рәхмәт билгесе булган кара-кызгылт тасмалары тапшырдылар.