«Милли азатлык күгенә ул – кояш һәм аебыз» күргәзмәсенә күзәтү

2019 елның 26 апреле, җомга

Сарман балалар китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган «Милли азатлык күгенә ул – кояш һәм аебыз» күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу максатыннан китапханәгә тәрбияче Сабитова Э. С. җитәкчелегендәге «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар килгән иде. Балалар эше буенча директор урынбасары Гыйләҗева Р. Х. балаларны китапханә, яңа кайткан китаплар, андагы тәртипләр белән таныштырды, Тукайга багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Аннары балалар «Су анасы» белән очраштылар. «Су анасы» нәни дусларыбызны «Тукай дөньясына сәяхәт» кә алып китте. Балалар бу темага әзерләнеп килгәннәр иде: алар әкият геройлары булып киенеп Тукай шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр, кечкенә бүләкләр алдылар.  Гайфуллин Рәсүл, Ризатдинов Хәким, Латипова Әдилә, Шакирова Аделина, Вәгыйзова Сәмирә, Сахуриева Арина, Гайфуллин Сәид актив катнаштылар. Мондый чаралар балаларда телгә мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International