«Тукай – шигъри чишмәбез» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә

2019 елның 26 апреле, җомга

Җәлил поселок китапханәсе Хезмәт Даны музее белән берлектә       «Тукай – шигъри чишмәбез» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә балалар, укучылар, укытучылар, «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе членнары катнашты. 5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Тукай әкиятләре буенча инсценировка куйдылар. Аларның чыгышын укучыларның, китапханәчеләрнең шигырь һәм җырлары, Тукай                   иҗатына багышланган презентация слайдлары белән танышу алыштырды.           Ә «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе членнары Тукайга, туган телебезгә багышланган үз шигырьләрен укыдылар. Кичәдә катнашкан укучыларга бүләк итеп китаплар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International