Бүген Сарманда алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән очрашуы узды. Очрашуны модератор Гүзәл Гәрәева алып барды.
Очрашуда район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм учреждение, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, «Бердәм РОССИЯ» партиясе әгъзалары һәм тарафдарлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Очрашу Форматы һәр катнашучының күзаллауларын да, залдагы сорауларны да тәкъдим итте. Катнашучыларның һәркайсына чыгыш ясау өчен сүз бирелде. Очрашуда катнашучылар үзләре турында, үзләренең хезмәт биографиясе, агымдагы эшчәнлеге һәм якын киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Кандидатлар чыгышларыннан соң залдан килүчеләр аларга сораулар бирделәр.
Беренче булып Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева чыгыш ясады. Аннары Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев үз программасын яктыртты. Өченче сүзне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алды.