26 нчы апрель көнне "Җәлил гимназиясе"ндә " Габдулла Тукай- безнең маягыбыз" дип исемләнгән чара үтте. Әлеге чараны укучылары белән туган тел һәм әдәбияты укытучысы Исхакова Резеда Шәрипҗан кызы оештырды. Бәйрәм шагыйрьләребезнең шигырьләре һәм җырлары белән үрелдеп барды. Шулай ук бәйрәмгә бистәбездә эшләп килүче "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсеннән дә шагыйрәләр килде. Әлеге чарадан укучыларыбыз бик канәгать калдылар.