Татар теле һәм әдәбиятыннан VII нче Халыкара олимпиадаcының йомгаклау туры

2019 елның 28 апреле, якшәмбе

22 нче  апрельдән  25 нче апрельгә кадәр башкалабыз Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан VII нче Халыкара олимпиадаcының йомгаклау туры узды. Безнен гимназиябездән 9 нчы сыйныф укучысы Аманов Абдулазизбек бу чарада катнашып, бик зур тәэсирләр белән кайтты. Укучылар олимпиада биремнәре эшләделәр, “Татарстан –дөнья киңлегендә” темасына проект эше якладылар, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә катнаштылар, Казанның музейларында булдылар, төрле спектакльләр карадылар. Укучыбызга иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International