Россиякүләм комплекслы оператив-профилактик "Россия балалары" акциянең беренче этабы кысаларында, Зур Нөркәй урта мәктәбендә 7 нче класс укучылары катнашында чаралар утте. Акциянең әһәмияте турында класс сәгате уздырылды. Яшүсмерлэрнең организмына спайсларның, наркотикларның зыяны турында аңлатылды. Тәмәкенең зыяны турында фильм күрсәтелде. Мәктәп укучыларына буклетлар таратылды. Төркемләп сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган рәсем конкурсы оештырылды.