“Без Тукайны укыйбыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

 Милләтебезнең  йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның  тууына  133 тулуга багышлап, Сарман үзәк һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре “Без Тукайны укыйбыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.  Кичә Тукайның  “Бәйрәм бүген” җыры белән башланып китте.  Китапханәчеләр шагыйрьнең әкиятләре буенча әзерләнгән  театраль тамаша күрсәттеләр.  Бәйрәм барышында “Кояшкай” балалар бакчасы нәниләре, “Сарман гимназиясе" һәм “Сарман урта мәктәбе” укучылары бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Аларга өлкәннәр дә кушылды. Дамир Гарифуллин, Әхнәф Гатауллин үзләре язган шигырьләрне укыдылар. Бәйрәм Г.Тукайның "Туган тел" җырын бергә башкару белән тәмамланды.

Шулай ук бу көнне бәйрәмдә катнашучылар #сәламгабдулла #сэламгабдулла #hellogabdulla һәм #минтатарчасөйләшәм акцияләренә дә кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International