26 нче апрель көнне безнең мәктәптә татар җырчысы Марат Фәйрушин һәм якташыбыз Рузилә Бәдретдинова булды. Очрашу вакытында укучылар кунакларга сәхнә арты тормышы турында сораулар бирделәр, җырчыларның биографиясен белделәр һәм матур җырларын тыңладылар.