27 нче апрельдә “Җәлил гимназиясе” директоры Булатова Гөлнара Назыйф кызы Казан шәһәре Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясе базасында узган «Педагог» һөнәри стандартын гамәлгә кертү проблемасы буенча семинарда катнашты. Семинар Мәскәү шәһәренең 109 нчы белем бирү үзәге директоры, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, педагогика фәннәре докторы, РАО әгъза – корреспонденты Е. А. Ямбургның катнашында узды. Семинар барышында заманча белем бирүнең актуаль мәсьәләләре һәм проблемалары, педагогик хезмәткәрләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тәэмин итү юллары, мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү үзенчәлекләре, “Педагог» һөнәри стандартын гамәлгә кертү этаплары каралды.