«Игелек классы. Хәзерге заман геройлары” Бөтен Рәсәй күләм акциясе

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

«Игелек классы. Хәзерге заман геройлары” Бөтен Рәсәй күләм акциясеннән Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе  укучылары да читтә калмады.  Мәктәпнең Юнармеецлары тарафыннан “Сугышчан дан” залы буенча экскурсия оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең уй-теләкләрен белдереп, киләчәккә хат яздылар. Бөек Җиңүгә багышлап һава шарларыннан “салют” оештырдылар. Сугыш чоры балаларына багышлап “Маленькие герои большой войны» стенгазетасы чыгардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International