Сарман районына Татарстанның Монополиягә каршы хезмәте киләчәк

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең район территориясенә визиты 2019 елның 6 маенда булачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь киләчәк.
Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү һәм сәнәгать мәйданчыгын карау булачак.
Чара 9: 30 сәгатьтә башлана – бу вакытка район хакимиятендә Сарман авылы, Ленин урамы, 35 адресы буенча гражданнарны кабул итү планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International