Илексаз авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган, “Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган әдәби кичә оештырылды. Кичәдә катнашкан Илексаз мәктәбе укучылары Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлына сәяхәт ясадылар. Шулай ук алар Тукай әсәрләреннән рәсемнәр төшерделәр, шагыйрьнең китаплары тәкъдим ителде. Чара ахырында викторина сорауларына җавап бирделәр.