30нче апрель көнне Җәлил гимназиясе "Аҗаган-2019" хәрби-спорт уенының зона этабында катнашучылар өчен үзенең ишекләрен ачты. Уеннарда Сарман, Баулы, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Мөслим, Зәй, Әлмәт районнары командалары катнашты. Уеннарны үткәрү пунктларының берсе Җәлил гимназиясе иде. Уенчылар 4 блокта төрле ярышларда - Россия тарихына караган интеллектуаль бәйгедә, “Визитка”, автомат сүтеп җыю, сафта йөрү, ату, физик көч, йөгерү, граната ату, йөзү, тормыш иминлеге нигезләре белемнәре буенча көч сынаштылар.
Яшь армиячеләрне район җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин сәламләделәр, уңышлар теләделәр.