2019 елның 1 маенда шәhәр тибындагы Җәлил поселогында Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган митинг узды. Бу бәйрәм көнендә һава торышы җәлиллеләрне кояш һәм язгы кәеф белән сөендерде. Бәйрәмдә катнашучылар тынлы оркестр белән бергә Ленин проспекты буенча Мәдәният сарае мәйданына уздылар.
Сәламләү сүзләре белән «Җәлилнефть» НГЧИ профком рәисе Филимонов В.Н., Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А. Ф., Җәлил поселогы башлыгы Кәримов Р.А., «Татспецтранспорт «ИК» ҖЧҖнең ДУТТ профком рәисе Ибәтуллин И.К., 1 нче мәктәп директоры Идрисова Г. Я. чыгыш ясадылар.
Котлауларга «Җәлилнефть» идарәсенең ветераннар Советы рәисе Харисов Р. А. һәм «Җәлилнефть» идарәсенең яшьләр комитеты лидеры Гыймадиев И. И. та кушылдылар.
Яз һәм Хезмәт көнен бәйрәм итү кысаларында сәүдә ярминкәсе, бәйрәм колонналарын бизәү конкурсы, иҗади бәйге (асфальт һәм мольбертта рәсем ясау), җиңел атлетика эстафетасы, аркан тарту буенча ярыш, спорт уеннары, "Язгы моңнар" вокаль конкурсы үткәрелде.
Кич белән бәйрәм поселок үзешчәннәре концерты белән дәвам итте һәм дискотека белән тәмамланды.