20 нче гыйнвардан 5 нче майга кадәр Әлмәт шәһәрендә ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасының Көньяк-Көнчыгыш чемпионаты узды. Бу чемпионатта 21 команда катнашты, алар арасында Бөгелмә белән Азнакай районының 2 командасы, Сарман районының җыелма командасы - "САРМАН" һәм Әлмәт шәһәренең 16 командасы бар иде. Безнең команда Татарстан Республикасының Көньяк-Көнчыгыш чемпионы титулын яулады. Икенче-өченче урыннарны Әлмәт шәһәренең "ТАТТЕЛЕКОМ" һәм "Легион" командасы алды. Шулай ук чемпионатның иң яхшы капкачысы номинациясендә безнең капкачы - Беляев Дмитрий танылды. Иң яхшы бомбардир (44 гол) һәм чемпионатның иң яхшы уенчысы номинациясендә Гузаиров Эльнар танылды.