7 май көнне Җәлил гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Гарайшина Э. Х. җитәкчелегендә, Яхшы Каран авылында ел саен үткәрелә торган «Агач утырт» акциясендә актив катнаштылар. Балалар зур энтузиазм белән эшләделәр һәм алар утырткан үсентеләрнең үсеп китәчәгенә ышаналар.