Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан музейда 14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт бирү чарасы узды. Шушы җаваплы һәм мәртәбәле вазыйфаның мәгънәсен 14 яшьлек гражданнарга паспорт тапшыру тантанасында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәмәтгәрәев Әльфис Фәйзрахман улы, миграция хезмәте өлкән инпекторы Г.Фатыйхова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Вәлишина һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле Башкарма комитеты җитәкчесе А.Сафина аңлаттылар һәм котладылар.