Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Иске Кәшер урта мәктәбенең яшьармиячеләре " Ветеранны котла!" акциясендә катнаштылар. Мәктәп укучылары үз куллары белән открыткалар ясадылар, аларга котлау текстлары яздылар һәм ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышы чорында туган кешеләргә тараттылар. Укучылар ел саен әлеге бөтенроссия акциясендә катнаша һәм ветераннар белән очрашуны зур түземсезлек белән көтеп алалар.