Чыршы һәм нарат үсентеләре

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Сарман районы хакимияте ярдәме белән Якшы-Каран авылы янында Җәлил поселогының 1, 2 мәктәпләре һәм гимназиясе көче белән, һаваны чистарту һәм эфирлар белән туендыру, кешеләр ял итсен һәм якты уйлар белән яшәсен өчен, чыршы һәм нарат үсентеләре утыртылды.

Бу сүзләр Җәлил бистәсенең бокс буенча балалар тренеры Ильяс абый Нуриев сүзләре. Үсентеләрне ул Саба районы питомнигыннан кайтарткан. Беренче мәктәпнең 8 нче В сыйныфы укучылары, җаваплылыкны тоеп, тырышып эшләделәр. Ильяс Нуриевның чакыруы буенча, беренче мәктәпнең элекке укучысы Рәмиз Рәфыйковның (Хәзер Азнакай шәһәрендә Төзелеш-сәүдә үзәге җитәкчесе) агач утырту эшендә әйдәман булуы безгә горурлык хисләре өстәде. Чыршы һәм нарат үсентеләре үз урыннарын алды. Кем белә, бәлкем, киләчәктә бу урын – “Ильяс паркы” дип аталыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International