Илексаз авыл советы җирлеге Җиңүнең 74 еллыгына багышлап "Утлы еллар хәтирәсе" дип исемләнгән митинг уздырды. Бәйрәмгә 20 сугыш һәм тыл ветераннары җыелган иде. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Гыйлфанов Флер Мусабир улы ачып җибәрде. Яу кырында ятып калган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алынды. Илексаз гомумбелем бирү мәктәбенең 5-8 сыйныф укучылары концерт программасы күрсәттеләр, һәйкәлләргә веноклар салынды. Һәйкәл янында концерт номерлары тәмамлангач , чәй табынында бәйрәмебез дәвам итте. Бәйрәмебез өстәл артында котлаулар һәм концерт номерлары белән бергә күңелле итеп алып барылды. Ветераннарыбыз бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп шат күңел белән өйләренә таралыштылар.