Чукмарлы авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү көне - һәр гаилә һәм гражданин өчен мөһим бәйрәм. Бу, чыннан да, халык яраткан, бик матур һәм дулкынландыргыч бәйрәм. Гадәттәгечә, Чукмарлы авылында 8 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Чара «беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган " обелиск янында митинг белән башланып китте. Һәйкәлгә чәчәкләр куелды. Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы И. Х. Һадиуллин ветераннарга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, аннан соң авыл мәдәният йортына чакырдык, анда клуб хезмәткәрләре һәм укучылар көче белән концерт күрсәтелде. Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамлангач, ветераннарны бәйрәм өстәле артына чакырдылар, анда алар якыннанрак аралаштылар, авыр сугыш елларын искә төшерделәр. Чакырылган кунаклар бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.