2019 нчы елның 30 нчы апрелендә Яна Чишмә районында, Зирекле лицее һәм халык иҗаты һәм көнкүреше музее базасында, «Шешма һәм Кичү елгалары бассейнында кеше һәм табигать. Зирекле һәм Әдәмсә татар авыллары: тарих һәм мәдәният проблемалары» темасына Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе узды.
Ул Бөтендөнья татар конгрессы, туган якны өйрәнүче татарлар Комитеты, Татарстан Республикасының «Туган якны өйрәнүче татарлар җәмгыяте» Төбәк иҗтимагый оешмасы (рәисе Борханов Альберт Әхмәтҗан улы), «Россиянең татар авыллары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы (рәисе Галимов Фәнил Гыйльметдин улы), ТР Яңа Чишмә районы администрациясе һәм Башкарма комитеты, район мәгариф бүлеге, музей, Зирекле лицее, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, ТР Милли музее тарафыннан үткәрелде.
Конференция ТАССР оешуга 100 ел тулуга, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, Россия Федерациясендә театр елына, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгын искә алуның 75 еллыгына, зур галим, дин белгече һәм Россия мөфтие Ризаэддин Фәхреддиннең 160 еллыгына әзерлек кысаларында уздырылды.
Конференциягә Татарстанның Биектау, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Чистай, Балтач, Азнакай, Лениногорск, Сарман, Минзәлә, Бөгелмә, Тукай, Әлмәт районнарыннан, Казан, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Түбән Кама, Азнакай, Бөгелмә, Туймазы шәһәрләреннән һәм Башкортстанның Октябрьск шәһәреннән делегацияләр килде. Конференция эшендә барлыгы 69 кеше катнашты.
Безнең районнан әлеге конференциядә музей директоры Кәшипова Дания Мамдух кызы, музей фондларын саклаучы Нуретдинова Гөлнара Мөсәвир кызы катнашты.