Бүген Саклаубаш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар үтте. Тантаналы рәвештә Өчиле Саклау авылында өр-яңа һәйкәл ачылды. Бәйрәмдә район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнашты.
Саклау-Баш җирлегендә яшәүче сугыш ветераны Хәлилов Мизхәт Хәкимулла улына Фәрит Мөнәвирович бөтен райондашлар исеменнән рәхмәт әйтеп, бүләкләрен тапшырды.