8 майда Күтәмәле авылында Бөек Җиңүнең 74-еллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәмне Күтәмәле мәктәбе, Яңа Имән авыл җирлеге һәм клуб хезмәткәрләре оештырдылар. Чара "Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. Халыкны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" җитәкчесе һәм җирлек депутаты Альбина Сабирова, авыл ветераннар советы рәисе Әлфия Галиева котладылар, тыныч тормышта яшәүне теләделәр. Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә белем бирү төркемендә тәрбияләнүче балалар, мәдәният хезмәткәрләре җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, мемориалга тәкыялар һәм тере чәчәкләр куйдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.