Сарман районы Җәлил бистәсе кызы Айсылу Хәбибуллина кечкенәдән җырга-моңга гашыйк. Ул җитәкчесе Гөлия Шиһабиева ярдәмендә әлеге сәләтен тагын да камилләштерде, үстерде. Даими барган хәзерлек эшләре, репетицияләр эзсез калмады һәм зур уңыш алып килде.
Айсылу «Йолдызлык-Созвездие» фестиваленең район, зона турларын уңышлы үтеп, республика сәхнәсенә чакыру алган иде. Биредә дә ярымфинал, финал һәм суперфиналда катнашты. Барысында да жюри тарафыннан югары бәя алып, фестивальнең иң югары баскычы булган “Пирамида“ сәхнәсенә аяк басу бәхетенә иреште. Айсылуның сәләте һәм әзерлегенә, сәхнә осталыгына, моңлы тавышына биредә дә игътибар зур булды, чыгышы көчле алкышларга күмелде һәм жюри тарафыннан икенче урынга лаек дип табылды. Айсылу Дипломга, кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләргә, акчалата премиягә лаек булды.
Айсылу моңлы, табигый тавышка ия. Аның җыры тамашачыны да таң калдырды. Ул Ходай тарафыннан бирелгән тавышын үстерергә ярдәм иткәннәре өчен әти-әнисенә рәхмәтле. Шулай ук 25 ел мәдәният өлкәсендә эшләп, зур тәҗрибә туплаган сәләтле остазы, Җәлил мәдәният сараенда коллектив җитәкчесе булып эшләүче Гөлия Шиһабиевага да зур рәхмәт хисләрен җиткерә.
–Укытучым миндә милли җырларга, көйләргә мәхәббәт тәрбияли. Аларның эчтәлеген, мәгънәсен аңлап, дөрес итеп җырларга өйрәтә. Минем балачагымда «Йолдызлык – Созвездие» фестивалендә катнашканым булды. Ләкин мондый биек үрләр яулау, башкала сәхнәсенә аяк басу бәхете быел гына елмайды. Шундый зур дәрәҗәләргә ирешүемә бик шатмын һәм янәшәмдәге изге күңелле, тырыш якыннарыма, җитәкчемә рәхмәтлемен, – ди ул үзе.
Быел Җәлил бистәсенен олы юбилее буларак элеге зур жиңү бәйрәм буләге дә булды.