Сарманлылар Бөек Җиңү көнен бәйрәм иттеләр

2019 елның 10 мае, җомга

Халыкны район Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов район халкына республика Президенты Рөстәм Миннехановның бәйрәм котлавын җиткерде. Сарманлылар белән бәйрәм шатлыгын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев уртаклашты. Ветераннар исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур Газизов чыгыш ясады, халыкны бәйрәм белән котлап, кабат сугыш уты кабынмавын, илләр тыныч, күкләр аяз булуын теләде. Тантана кысаларында район оешмаларының хәрбиләрчә бизәлгән машиналар парады үтте, район үзәгендәге Ял паркында илебез азатлыгы өчен башларын салган каһарманнар истәлегенә куелган мемориаль комплекс янында митинг булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International