Сарман урамнарыннан үлемсез полк үтте

2019 елның 10 мае, җомга

Районда кеме дә булса сугышта катнашмаган, илебез азатлыгы төчен батырларча һәлак булмаган гаилә юктыр. Бүген райондашларыбыз аларның һәркайсын искә алдылар, аларны үз араларында итеп хис иттеләр – Сарман урамнарыннан үлемсез полк булып үттеләр. Бу һәркайсыбыз өчен мөһим чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов, район оешмалары хезмәтчәннәре, укучылар, район халкы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International