Укучыларның проект эшчәнлеге белем бирүнең иң мөһим ысулларыннан берсе булып тора, мөстәкыйль тикшеренү күнекмәләрен (проблеманы кую, мәгълүматны җыю һәм эшкәртү, экспериментлар үткәрү, алынган нәтиҗәләрне анализлау) эшләүгә юнәлдерелгән, иҗади сәләтләрен һәм логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә, уку процессы барышында алынган белемнәрне берләштерә һәм конкрет тормыш өчен мөһим проблемаларга җәлеп итә. 2019 елның 30 нчы апрелендә безнең гимназиядә 5-8 сыйныф укучылары уку елы дәвамында укытучылар җитәкчелегендә эшләгән барлык фәннәр буенча үзләренең шәхси проектларын якладылар, жюри биргән сорауларга җавап бирделәр. Жюри һәр катнашучының эшен бәяләде, яхшы эшләрне билгеләде, үзенең киңәшләрен бирде.