Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Волонтер” берләшмәсе активистлары һәм Сарман бүлекчәсе иреклеләре “Җиңү волонтерлары” ҖИҢҮ көнен бәйрәм итүдә катнаштылар

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

    2019 елның 9 Маенда Сарман авылының Үзәк мәйданында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг һәм Парад узды. Бәйрәмдә  Сарман районының “Волонтёр” иреклеләр берләшмәсе волонтёрлары тантаналы чараларда  актив катнаштылар. Алар бәйрәм концертында, маршировкаларда үз осталыкларын күрсәттеләр, ветераннарны бәйрәм дәвамында озатып йөрделәр. Мәңгелек утка  чәчәкләр һәм веноклар салуда катнаштылар. Тантаналы өлештән соң, сугыш еллары җырлары яңгырады, кыр кухнясы эшләде, иҗат коллективлары чыгыш ясадылар.  Каһарманнар батырлыгы үсеп килүче буыннар күңелендә мәңгегә сакланыр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International