2019 елның 9 маенда Сарман халкы белән беррәттән, «Шәфкатъ” каршындагы “Волонтёр” иреклеләр үзәге активистлары да “Үлемсез полк” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар . Акция Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгы турында хәтерне саклау, яу кырында ятып калган һәм сугыштан соңгы елларда вафат булган һәр солдатның шәхси батырлыгы алдында баш ию максатыннан оештырылды.
“Үлемсез полк” - ул безнең тарих. Болар илебез өчен, Җиңү өчен, безнең өчен үз тормышларын корбан иткән йөзләгән мең Бөек Ватан сугышы геройлары. Безнең һәрберебезнең гражданлык бурычы - геройлар турында истәлекне саклап калу, тарихны киләчәк буыннарга тапшыру, алар батырлыгы белән горурланырга өйрәтү! ...