9 май көнне шәһәр тибындагы Җәлил поселогында Җиңү көненә багышланган митинг үтте

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

9 май көнне шәһәр тибындагы Җәлил поселогында Җиңү көненә багышланган митинг үтте. Митингка Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, җирле һәм район хакимияте вәкилләре чакырылган иде. Иртәдән башлап Мәдәният сараена бистәдә яшәүчеләр бәйрәмнең традицион атрибутлары: георгий тасмалары, ал канәферләре һәм лалә чәчәкләре белән килделәр.

Бу бәйрәмнең үзенчәлеге буларак тынлы оркестр белән бергә «Үлемсез полк» йөреше үтте. Үлемсез полк сафларында янәшә өлкәннәр һәм балалар басып торды.

Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте, ул Дан монументы каршындагы мәйданда башланып китте. Матур күренеш берәүне дә битараф калдырмады.

Дан Монументы янында котлау сүзләре белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Мөхәммәтгәрәев, «Җәлилнефть» идарәсе начальнигы М. Ш. Каюмов, «шәһәр тибындагы Җәлил поселогы башлыгы Р. Ә. Кәримов, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны П. П. Мартьянова, Сарман һәм Мөслим муниципаль районнары хәрби комиссариатының мобилизация ресурсларын планлаштыру, билгеләү, әзерләү һәм исәпкә алу бүлеге начальнигы К. Н. Миңнегулов чыгыш ясадылар.

Митинг тантаналы марш-парад белән тәмамланды. Парад  белән 32 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге начальнигы П. В. Веретенников җитәкчелек итте.

Алга таба Мәдәният йорты каршында бәйрәм концерты әзерләнгән иде, ә теләүчеләр өчен мәйданда сәүдә азык-төлек палаткалары эшләде.

Кич белән бәйрәм дәвам итте һәм дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International