8 май көнне Карашай-Саклау авыл җирлегендә Җиңү көненә багышланган митинг булып узды

2019 елның 14 мае, сишәмбе

8 май көнне Карашай -Саклау авыл җирлегендә Җиңү көненә багышланган митинг булып узды. Карашай-Саклау авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинглар узды. Ветераннарга мөрәҗәгать иткән рәхмәт сүзләрен Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Хөсниева В. В., депутат Ялаев Р. Х. җиткерде. Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары һәйкәлгә веноклар салу тантанасы узды. Ветераннар белән очрашу бәйрәм өстәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International