Район Советында атналык киңәшмә

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Кичә район Советы атналык киңәшмәсе үзенчәлекле формада узды. Киңәшмә Сабантуй майданында үткәрелде.

Киңәшмәнең төп соравы - милли татар халкы Сабантуй бәйрәмен үткәрүгә әзерлек турында иде. Бу сорау буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сахипова чыгыш ясады. Ул Сабантуй мәйданы территориясендә эшләнәсе эшләр һәм бу эшләр буенча тиешлы оешма җитәкчеләрен атап чыкты. Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин киңәшмәне йомгаклады һәм Сабантуй территориясендәге йортларны комиссия белән йөреп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International