15 май көнне мәктәптә Сәламәтлек көне үткәрелде. Бу яхшы кәеф, спорт һәм сәламәтлек бәйрәме. Мәктәп укучылары бу көнне спорт ярышларында катнашырга саф һава суларга бик теләп торалар. Иртәдән мәктәп директоры Сәламәтлек көненә багышланган тантаналы линейкада укытучыларны һәм укучыларны сәламләде, барысына да яхшы кәеф, ярышларда уңышлар теләде. . Ә аннан соң түбәндәге темаларга «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел һәм сакла», «Сулыш органнарын саклауның төп чаралары», «Безнең җирлек сулыклары, аларда коену кагыйдәләре» һәм «Гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү»темаларына ачык сыйныф сәгатьләре уздырылды. Тизрәк ашыгыч ярдәм күрсәтү, сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген аеруча билгеләп үттеләр. . Авыруны булдырмау һәм сәламәтлекне саклау өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәклекне җиткерделәр. Сыйныф сәгатеннән соң, янгын куркынычсызлыгын кисәтү буенча укучылар һәм педколлективны тикшерү максатыннан: «Һәркемгә игътибар!»; "Янгын куркынычы"на эвакуация үткәрелде. Педколлектив та , укучылар да спорт мәйданчыгына эвакуацияләнде. . Мәктәп китапханәсендә «Табигать һәм кеше», «Гадәттән тыш хәлләр һәм без алар турында нәрсә беләбез», «ГО заманча матбугатта»тематикасы буенча китаплар, брошюралар күргәзмәсе оештырылды. Барлык сыйныф укучылары тарафыннан «Экологик проблемалар», «Әйләнә-тирә табигать һәм кеше», «Гадәттән тыш хәлләр һәм без алар турында нәрсә беләбез»дигән темага стена газеталары чыгарылды. Сәламәтлек көнендә мәктәп планы буенча түбәндәге чаралар оештырылды һәм үткәрелде:
- 1-4 нче сыйныфлар походка барды;
- 7-8нче сыйныф укучылары хәрби эстафета үткәрделәр;
- 9-11 сыйныфлар ГТО нормаларын тапшырдылар.
Йомгак ясаганнан соң барлык укучылар да канәгать калдылар.